Татарстан территорияләрне үстерүгә 3,8 млрд сум күләмендә инфраструктура кредиты алачак
Татарстанның 3,86 миллиард сум күләмендә инфраструктура бюджет кредитын алуга гаризасы хупланды. Бу карар Россиядә төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
Татарстанга инфраструктур бюджет кредиты Алексеевск – Әлмәт автомобиль юлы төзелешендә территорияләрне үстерүгә биреләчәк. Проектта 719 мең кв. метр торак төзү һәм 5 358 эш урыны булдыру күздә тотыла.
«Бүген без, инфраструктура бюджет кредитын куллану юлы белән, 12 регионнан 20 яңа инфраструктура проектын 27,5 миллиард сум күләмендә финанслауны карау өчен чыгардык. Акча өстәмә лимитлар кысаларында биреләчәк. Төбәкләргә бүлеп бирелгән акчаларны мөмкин кадәр активрак үзләштерүегезне сорыйм», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Вице-премьер: «Төбәкләр бирелгән финанслауны мөмкин кадәр тизрәк үзләштерергә һәм төзелеш темпларын алгарак чыгарырга тиеш», – дип өстәде. Яңа торакны сафка бастырганда төп бурыч – кешеләргә торак-коммуналь хуҗалыкның сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен гарантияләү һәм уңайлы шәһәр мохите белән тәэмин итү», – диде ул төбәкләр җитәкчеләренә.