Минзәлә районы укытучыларына яңа ноутбук тапшырылды
Бүген Минзәлә шәһәренең 2нче урта мәктәбе базасында ПАО АК БАРС БАНКның Минзәләдәге өстәмә офисы җитәкчесе Эльвира Юнысова Минзәлә районы мәктәпләре директорларына 170 яңа ноутбукка сертификатлар тапшырды.
Татарстанда цифрлаштыру елы кысаларында Ак Барс Банк республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук тапшыра. Ноутбукларны яңарту буенча әле моңа кадәр тиңе булмаган әлеге программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча тормышка ашырыла һәм ул белем бирү өлкәсен цифрлаштыруга юнәлтелгән. Бу турыда «Минзәлә-информ» хәбәр итә.
«Яңа ноутбуклар алуыбызга без бик шат. Мин әлеге техника уку процессын оештыруда зур ярдәм булачагына ышанам», – дип билгеләп үтте Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев.
Шулай ук директорларны яңа ноутбуклар алу белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева да тәбрик итте.