Түбән Кама ЗАГС идарәсе Халыкара гаилә көненә багышланган акция башлап җибәрде
Түбән Кама ЗАГС идарәсе Халыкара гаилә көненә (15 май) багышланган «Минем яраткан гаиләм» акциясендә катнашырга тәкъдим итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбрә ителә.
«Катнашучыларга фотография ясарга, аны социаль челтәрләрдә #МинемЯратканГаиләм хештегы белән бастырып чыгарырга һәм «Гаилә – ул…» дигән җөмләне дәвам итеп, сезнең өчен гаилә нәрсә икәнен язарга кирәк» - дип хәбәр итә ЗАГС идарәсе белгечләре.