Яшел Үзәндә IT-парк барлыкка килергә мөмкин
Яшел Үзәндә IT-парк ачараг җыеналар. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Киләсе атнада минем Яшел Үзән районына визитым планлаштырылган. Без район башлыгы Михаил Павлович белән бу тема турында күптән сөйләшәбез. Анда элек зона элемтә үзәге урнашкан буш бина бар», - дип хәбәр итте ТР Министрлар Кабинеты башлыгы Айрат Хәйруллин.
Шулай ук IT-парклар Саба, Актаныш, Әлмәт һәм Чаллыда Цифрлаштыру елы кысаларында булырга тиешлеген дә өстәде ул.