Миңнеханов: Россия Президенты россиялеләр һәм ил өчен исламның мәгънәсен бик төгәл аңлый
РФ Президенты Владимир Путин Россия өчен исламның һәм аның кануннары буенча яшәүче 20 миллион россияле өчен әһәмиятен бик төгәл аңлый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый фикер белән уртаклашты. Россиядә исламга ярдәм итү ил җитәкчелеге кабул иткән адымнар белән дә раслана, диде ул.
«2005 елда безнең Президент инициативасы белән Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды. Һәм, әлбәттә инде, бу карардан соң „Россия — Ислам дөньясы» стратегик төркеме төзелде. Аның белән дөньяда һәм безнең Россия дәүләтендә бик танылган шәхесләр Евгений Примаков һәм Минтимер Шәймиев рәислек итте», — диде Татарстан Президенты.
Аның сүзләренчә, аның җитәкчелегендәге төркем, һәр мәйданчыктан файдаланып, Россия мәнфәгатьләрендә эшләвен дәвам итә.
«Чираттагы утырыш 20 майга планлаштырыла. Бу Казанда мөселман дөньясы өчен тарихи вакыйга — Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында булачак», - дип искәртте ул.
Татарстан Президенты белдергәнчә, дәүләт башлыгы барлык мөселманнар өчен дә бу мөһим вакыйганы Гомумроссия дәрәҗәсенә күтәреп, мөһим адым ясаган.