Кукмара районы Березняк авылында Рәниф Шәрипов исемендәге шигырь язучылар бәйгесе узды
Мәктәптә Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесен оештыру традициягә әверелгән.
Кукмара районы Березняк авылы мәктәбендә шагыйрь Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесе узган, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.
«Бу бәйге 2010 елдан бирле ел саен май аенда була. Аны мәктәп директоры Альберт Фәрхетдинов уздыра. Мин анда ел саен кайтырга тырышам, бер генә тапкыр кайта алмадым», - диде Рәниф Шәрипов әлеге бәйге турында.
«Шигырьләр, аралашу, концерт – барысы да бик күңелле, ихлас булды. Балалар иҗатлары белән безне дә сөендерде, үзләре дә язучыларны күреп сөенде», - ди шагыйрь.
Мәктәп балалары якташ шагыйрьләре белән фотога төшү өчен озын чиратка тезелгән.
Бәйгегә ел саен язучылар кайта. Быел әдәбият галиме Фоат Галимуллин, шагыйрьләр Гөлзада Бәйрәмова, Йолдыз Шәрапова һәм Фәнил Гыйләҗев кайткан.
- Рәниф Шәрипов тумышы белән Кукмара районының Аман-Оштырма авылыннан. Якташлары, туган мәктәбе белән элемтәне өзми. Мәктәптә Рәниф Шәрипов исемендәге яшь шигырь язучылар бәйгесен оештыру матур традициягә әверелгән.