Эльмир Низамов: Югары «до» нотасын алучы ике татар җырчысының берсе – Илгиз Мөхетдинов
18-22 май көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә «Кара пулат» операсы күрсәтелә. Турыбатыр ролен - Илгиз Мөхетдинов, Наргизә ролен Илүсә Хуҗина башкара.
«Кара пулат» операсында Турыбатыр партиясен татар җырчыларыннан бары тик Илгиз Мөхетдинов кына башкара ала дип саный әсәрнең композиторы Эльмир Низамов.
«Турыбатыр ариясе югары тавыш өчен язылган. Опера җырчыларында «югары до» дигән әйбер бар. Мин бүгенге көндә ул нотаны җырлый алган ике кешене генә беләм. Аның берсе – Рузил Гатин, икенчесе – Рузил Мөхетдинов», - диде ул операның яңартылуына багышланган матбугат конференциясендә.
«Андый җырчылар бармак белән санарлык. Ул бит әле телне дә белергә тиеш, артистлыгы да булырга тиеш. Без андый җырчыларны кадерләп торырга тиеш дип саныйм», диде ул.
Эльмир Низамов Илүсә Хуҗина, Алинә Шәрипҗанова, Илгиз Мөхетдинов кебек җырчыларны алыштыргысыз дип атады. «Артур Исламовны алмаштырырлык кешебез дә юк», - дип кушылды «Кара пулат» операсының продюсеры, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.
«Татарда талантлар күп. Аларны кечкенәдән күреп алып, үстерергә кирәк. Аларны үстереп шушы дәрәҗәгә җиткерү өчен милли операларыбыз һәрвакыт чыгып торырга тиеш. Андый әсәрләрнең куелмавын күреп талантлы яшьләребез башка юнәлештән китә», дип фикерен дәвам итте ул.
«Консерваториядә яшь җырчылар бар. Алар үсә. Ләкин «югары до»ны алу өчен шулкадәр эшләргә кирәк. Хәзер дә укытучыларым белән күрешеп торам – эшлибез. Ләкин Эльмир абый дөрес әйтә – андый җырчылар аз. Дөресен әйткәндә, бөтенесенең бик көчәнәсе дә килми», - дип килеште Илгиз Мөхетдинов.
«Эш ул нотада гына түгел. Җырчының образы керә белүе дә мөһим, тембры да роль уйный. Иң мөһиме – кешенең аның аңлап тамашачыга җиткерә алуы», дип нәтиҗә ясады Эльмир Низамов.
- 18-22 май көннәрендә Тинчурин театры сәхнәсендә «Кара пулат» операсы күрсәтелә.
- Яңартылган спектакль Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы программасына кертелгән. Аны тантанага республикага килгән кунаклар да карар дип планлаштырыла.
- Либретто авторы — Ренат Харис; композиторы — Эльмир Низамов; продюсер — Фәнис Мөсәгыйтов, режиссер — Георгий Ковтун, рәссам — Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссам — Әсәл Исмәгыйлева, балетмейстер — Фәнис Исмәгыйлев, дирижер — Ильяс Камал, хормейстер — Динә Венедиктова, концертмейстер — Айгөл Зәйнуллина.