Актаныш көрәшчеләре Татарстанның Беренче Президенты кубогын яулады
13-14 майда көннәрендә Актанышның "Батыр" спорткомплексында Татарстанның Беренче Президенты Кубогына көрәш турниры узды. Ел саен әлеге Кубокны оту өчен Минтимер Шәймиевнең туган ягы Актанышка республиканың төрле төбәкләреннән яшь көрәшчеләр җыела. Быел исә Актаныш батырлары Кубокны үзләрендә калдырды, турнирда катнашкан 26 көрәшче ярышның җиңүчеләре булды.
Яшүсмерләр арасында бик тә дәрәҗәле бәйге санала ул. Быелгы ярышка республиканың 44 районыннан 2006-2008 елгы 355 егет катнашты. Бу турыда «Актаныш таңнары» газетасы сайтында хәбәр ителә.
«Минтимер Шәймиев Кубогына узучы ярышны без моннан беренче тапкыр 22 ел элек башлап җибәрдек. 1998 ел иде ул. Кубокны Минтимер Шәймиев безгә үзе алып кайтып тапшырды ул вакытта. Безнең өчен бик яраткан, мөһим турнир бу. Шушы чорда турнирдан дөнья, Россия, республика чемпионнары үсеп чыкты», - диде район башлыгы Энгель Фәттахов.
Шулай ук Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Фарис Хуҗин, Мурат Әмирханов һәм башкаларның нәкъ менә шушы бәйгедә беренче җиңүләр яулап зур көрәш дөньясына аяк басуын билгеләп үтте ул.
Беренче көн нәтиҗәләре буенча Актанышның җыелма командасыннан 7 көрәшче 14 майдагы икенче көн ярышларына- ярымфинал һәм финал ярышларына үткән. 5 көрәшче ярымфиналда бил алышса, финалда 2 Актаныш егете көч сынашу хокукы ала. 36 килограммда Радмир Хаҗиев 2 урын яулауга ирешә. Ә Муса Әнвәров, алда әйткәнчә, 43 килограммда чемпион калды.
Татарстан Президенты Кубогына турнирда II урында - Әлмәт, III урында – Кукмара районы көрәшчеләре.
Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең башкарма директоры Марсель Таһиров бу турнирның Актанышта батыр, булдыклы көрәшчеләр тәрбияләүдә Минтимер Шәймиев Кубогы турнирының әһәмияте зур булуын әйтте. Шулай ук ярышларны һәрвакыт бик югары дәрәҗәдә оештырылуы өчен хуҗаларга рәхмәт белдерде.