Зәй районында яшәүче гаиләдә 320 еллык тарихлы нәсел шәҗәрәсе саклана
Зәй районының Югары Пәнәче авылында яшәүче Вәлиәхмәтовларның нәсел тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. 320 еллык тарихы булган нәсел шәҗәрәсен Әхәт абый Вәлиәхмәтов төзеп калдырган.
Нәсел Бәшәр исемле кешедән башлана. Авылга нигез салучы да Бәшәр була. Ул гаиләсе белән Тимерсу елгасы буена килеп, тормыш итә башлый. Бу турыда «Зәй офыклары» газетасында хәбәр ителә.
320 ел буена нәсел дәвам итә. Нәселләрендә күренекле кешеләр, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре дә бар. Шәҗәрә Әхәт абыйның зур улы Илдус белән аның хәләл җефете Хәмденур гаиләсендә саклана.
«Мин Вәлиәхмәтовлар нигезенә 49 ел элек Югары Шепкә авылыннан килен булып төштем. Бу гаилә мине бик яхшы каршылады, без бик тату яшәдек. Әтиебез Әхәт авылдашлар арасында дәрәҗәле, белемгә омтылучан кеше иде. Ул үзенең тормыш юлын дәфтәргә язып калдырды, шулай ук шушы зур шәҗәрә тормыш агачын да төзеп калдырды. Шушы шәҗәрәне калдырган әтиебезгә бик зур рәхмәт. Без аны горурланып искә алабыз», - ди килене Хәмденур апа.