Алабуганың үзәк урамнарында 550 агач утыртырга җыеналар
Алабуга шәһәре урамнарында яңа агач үсентеләре утыртылды. Беренче утырту эшләре 30 апрельдә үк башланды. «Чебурашка» паркын һәм Ленин мәйданын биш метрлы юкә агачы бизәде. Аннары Тынычлык проспекты буйлап миләш үсентеләре утырттылар. Бу язда Алабуганың үзәк урамнарында барлыгы 550 агач утыртылачак.
«Алабуга нуры» сайтында хәбәр ителгәнчә, агач утырту эшләре «Гуляй-парк» территориясендә, Нефтьчеләр проспектында, Төзүчеләр урамында башкарылды. Биредә 40 юкә үсентесе утыртылган. Бакый Урманче урамыннан Тынычлык проспектына кадәр Мәрҗани урамы буйлап 65 алмагач үсәчәк.