Рөстәм Миңнеханов Чистайда мәдәни һәйкәлләрне төзекләндерү планы белән танышты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайга эш сәфәре кысаларында шәһәрнең тарихи үзәгендә булды. Татарстан Президентына төзекләндерү эшләре планлаштырылган мәдәни мирас объектларын күрсәттеләр һәм бу юнәлештә алып барыла торган эшләр турында сөйләделәр, дип хәбәр итә Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте.
БРИКС үсеш банкы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган кече тарихи шәһәрләрне торгызу программасына 16 объект кергән. Шуларның бишесе – Карл Маркс урамындагы биналар яңартылачак, аларның фасадлары, түбәләре, тәрәзәләре һәм фундаментлары төзекләндереләчәк. Калган унбере тулысынча реставрацияләнәчәк.
Шулай ук Татарстан Президентына мондый объектларга кагылышлы проблемалы мәсьәләләрне хәл итү турында да сөйләделәр. Мәсәлән, 2021 елда «Чистай тарихи үзәге« истәлекле урыны« мәдәни мирас объектының территориясе чикләрен тәгаенләү эше алып барылды. Моннан тыш, XIX гасыр азагының мәдәни катламының төгәл чикләрен билгеләү өчен шәһәрнең тарихи өлешенә тикшерү үткәрү тәкъдим ителә.
Рөстәм Миңнеханов мондый эшне уздыру тәкъдимен хуплады.
«Шулай ук саклау зоналары Чистай шәһәрендә урнашкан җитмештән артык мәдәни мирас объектына эшләнәчәк», – дип ачыклык кертелде Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә.