Самара өлкәсенең Камышлы авылында Сабан туе 11 июньдә була
Самара өлкәсенең Камышлы районы Камышлы авылында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе 11 июньдә узачак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Эшкуарларны Сабан туе үткәрелгән көнне бәйрәм сәүдәсен оештыруда катнашырга чакырабыз», диелә хәбәрдә.
Бәйрәмдә катнашу турында сораулар белән түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(84664)33057.