Башкортстан драма театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча яңа спектакль тәкъдим итә
26 һәм 27 майда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар» романы буенча куелган спектакльнең премьерасын тәкъдим итә. Театр әлеге спектакль белән 102нче сезонын яба.
«Башинформ» театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, премьерага әсәрнең авторы Зифа Кадыйрова да киләчәк.
«Язучы Башкортстанның Учалы районында туып-үскән, хәзер Чаллы шәһәрендә яши. Ул гомере буе төзелештә эшләгән, иҗатка соң килгән, әмма укучыларын бик тиз тапкан. Аның әсәрләре буенча Уфа, Казан, Әлмәт театрлары спектакльләр куйды», диелә бу хәбәрдә.
Премьераның беренче көнендә, 26 майда, Зифа Кадыйрова катнашында иҗади кичә була. Шулай ук аның яңа китабының презентациясе дә оештырыла.