Германия июнь аеннан илгә кергәндә коронавируска бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгара
Германия Хөкүмәте илгә керүгә кагылышлы коронавируска бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгаруы турында игълан итте. Гамәлдәге кагыйдәләр 1 июньнән җиңеләйтелер дип көтелә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Әйтик, июнь аеннан илгә килүчеләргә ковидка каршы вакцинация, коронавирус инфекциясен кичерү яки ПЦР-тест нәтиҗәләрен («3G кагыйдәсе») раслау кирәк булмаячак.
Германия сәламәтлек саклау министры Карл Лаутербах сүзләренчә, чикләүләр августка кадәр йомшартылачак. Алар яңадан кертелерме-юкмы – анысы әлегә билгеле түгел.