Рөстәм Миңнеханов җылылык бирү тармагында инвестиция программасы булдырырга тәкъдим итте
Татарстанда җылылык һәм су белән тәэмин итү тармагында инвестиция программасы булдыру мөмкинлеге каралачак. Әлеге программа җылылык һәм су тапшыру челтәрләрнең авариялелек мәсьәләсен хәл итү өчен кирәк. Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә һәм төбәкнең Төзелеш министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу турыда киләсе җылылык бирү сезонына әзерлеккә багышланган утырышта Министрлар Кабинетында сөйләштеләр.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, авариялелек җылылык һәм су белән тәэмин итү өлкәсендә төп проблемаларның берсе булып кала бирә. Аны хәл итү өчен «без күргәннәргә генә түгел», ә җир асты инфраструктурасына игътибар итәргә кирәк.
Элегрәк республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстанда җылыту чорында 2 741 авария булганын әйткән иде. Челтәрләр тузу сәбәпле ватыла: су белән тәмин итү һәм юынтык суларны чыгару өчен кулланыла торган корылмаларның 33 проценты һәм җылылык белән тәэмин итү коммуникацияләренең 37 проценты тузган хәлдә һәм алыштыруга мохтаҗ.
«Инвестицияләрсез булдыра алмыйбыз. Кайбер программаларны киметергә яки туктатып торырга һәм бу юнәлешкә – җылылык бирү һәм су белән тәэмин итү тармагын инвестицияләргә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук аңа һәр авария очрагы турында мәгълүмат килеп ирешүен әйтеп үтте.