Песошин һәм «Тяжмаш» башлыгы авыр машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Тяжмаш» компанияләр төркеме президенты Сергей Трифонов белән очрашты. Очрашу Хөкүмәт Йортында узды.
Алар мөнәсәбәтләрне үстерү, сәнәгать һәм авыр машина төзелеше өлкәсендә эшлекле элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тяжмаш» компанияләр төркеменең Россия, Латин Америкасы һәм Европада җитештерү мәйданчыклары, вәкиллекләре, филиаллары һәм бүлендек җәмгыятьләре бар. «РусГидро» ГАҖ, «Севмаш» җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Норильский никель» ГАҖ, Россиядә һәм чит илләрдә башка компанияләр холдингның партнерлары булып тора.