Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Май
2022

Рөстәм Миңнеханов «Каравон-2022» рус халык бәйрәмендә булды

0

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Каравон-2022» рус халык бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм гадәттәгечә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында узды. «Каравон» республикада 30нчы тапкыр үткәрелә. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык теләүчеләр өчен махсус иҗади һәм тематик мәйданчыклар оештырылган. Концерт, уен һәм театральләштерелгән программалар үз эченә «Широкая ярмарка» (сәүдә рәтләре), «Петрушкин двор», рус халык әкиятләре мотивлары буенча театральләштерелгән тамашалар, «Мастеровые» – халык – сәнгать һөнәрләре буенча мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать әйберләре күргәзмәсе-сату алу оештырылган.

Шулай ук «Каравон» тарихы музее буенча экскурсияләр, Никольское авылында яшәүчеләрнең һәм XIX - XX гасыр башларында «Каравон» ансамблендә катнашучыларның костюмлы комплекслары күргәзмәсе оештырылган. Рөстәм Миңнеханов төрле мәйданчыкларны һәм мастер-классларны карады, ярминкәгә декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре алып килгән халык осталары белән аралашты.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентына Никольское авылы буенча проект – күзәтү виртуаль экскурсиясен тәкъдим иттеләр.

Шулай ук белгечләр милли рус костюмнарын тегә торган проект тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов күргәзмә үрнәкләре белән танышты һәм махсуслаштырылган күргәзмәләр оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. «Безнең Казан Кремленең Гавами урыннары бинасында мәйданнарыбыз бар, һәм мондый күргәзмәләрне шунда эшләргә кирәк. Бу – безнең байлыгыбыз, мондый күргәзмәләр күпләрне кызыксындыра ала», - диде ул.

«Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская ассызыклаганча, иң мөһиме – яшьләр бүген рус халык мәдәнияте белән кызыксыналар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, «Каравон» 30 ел эчендә Татарстанның танылган брендына әйләнде һәм аннан республикада милли бәйрәмнәр башлана – алга таба мари, чуваш, башка халыклар бәйрәмнәре булачак, диде ул.

«Барлык кунакларга да – ә бу илнең 20 дән артык төбәге, 170 иҗат коллективына, халык һөнәрчелеге вәкилләренә – аларның барысы да безнең белән бергә эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Инициативалы төркемгә безнең республикада илебезнең тарихи, мәдәни традицияләрен һәм барлык халыкларының байлыгын саклаулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әлбәттә, рус мәдәнияте – безнең илнең нигезе», - диде Рөстәм Миңнеханов «Каравон» сәхнәсеннән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген яңгыр явуга карамастан, «Каравон» бәйрәме, һәрвакыттагыча, күпсанлы аудиторияне җыйды. «Һава торышы шундый булганга күрә бу көн алай ук уңайлы түгел, әмма үз осталыкларын күрсәтүче кешеләр биредә – аларга аерым рәхмәт! Алар барысы өчен дә шундый бәйрәм ясадылар. Без бүген төрле һөнәрләрне күрдек – агачтан чокып ясау, борынгы рус костюмнарын торгызучы белгечләр. «Каравон» бәйрәме елдан - ел киңәя бара», - диде Татарстан Президенты.

Чарада РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, «Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, башка рәсми затлар, бәйрәмнең мактаулы кунаклары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Каравон» мәйданчыгына гадәттәгечә Россиянең төрле почмакларыннан күпсанлы коллективлар һәм тамашачылар җыела – аларның барысын да туган мәдәнияткә мәхәббәт, катнашу берләштерә.

Бәйрәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аеруча зур яңгыраш ала, ул илнең барлык халыкларының этномәдәни күптөрлелеген һәм мәдәни үзенчәлеген саклап калуга юнәлдерелгән.

Аннары мәдәният вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм рус этномәдәни коллективларына сертификатлар тапшырылды. Бәйрәм концерты рус иҗат коллективлары, рус дәүләт академия рус халык хоры чыгышлары белән дәвам итте. 





Губернаторы России
Москва

Московские медики окажут помощь пострадавшим в Белгороде - Собянин





Москва

Сценарии для любого торжества, праздника, корпоратива - квесты, ролевые игры, конкурсы. Ищем авторов сценариев.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Мэр Москвы поблагодарил медсестер за профессионализм, трудолюбие и самоотдачу



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Pink Floyd

Pink Floyd — Shine On You Crazy Diamond (Remaster, AI Music Video)




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

«Бавария» победила «Вольфсбург» в 500-м матче Нойера в Бундеслиге

Врио губернатора Хабаровского края назначили 1-го вице-губернатора Александра Никитина

Турнир по бильярдному спорту «Кубок Мэра Москвы» продлится до 18 мая в столице


ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Блоги

Сценарии для любого торжества, праздника, корпоратива - квесты, ролевые игры, конкурсы. Ищем авторов сценариев.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России