Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы:«Нәфис косметикс»та шартлау куркынычы турында хәбәр-фейк
«Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте территориясендәге биналарның берсенең түбәсендә янгын чыккан. Янгын вакытында шартлау куркынычы турындагы мәгълүмат чынбарлыкка туры килми.
Янгын сүндерүдә 7 ствол эшли. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Бу турыда «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» агентлыгы «Нәфис косметикс» предприятиясе территориясендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде.