Миңнеханов Мәскәүдә Тарихи мәчетнең тышкы күренешен саклап калырга тәкъдим итте
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тарихи мәчеттә булды. Ул, биналар комплексы мәчетнең архитектурасы белән аваздаш булсын өчен, мәчетне бердәм стильдә яңартып төзергә тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласындагы иң борынгы таш мәчетнең тарихын саклап калуның мөһимлеген белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Татарстан җитәкчесе шулай ук объектны торгызган вакытта дин әһелләрнең һәм белгечләрнең фикерен исәпкә алу кирәген искәртте.
Зур Татар урамындагы Тарихи мәчет биналары комплексына ике корылма: мәчетнең үзе һәм мәдрәсә бинасы керә. Ике бина да – мәдәни мирас объектлары.
Мәчеткә соңгы тапкыр 1998 елда реконструкция уздырылган. Әмма бүгенге көндә күп кенә бүлмәләр норматив булмаган хәлдә санала.
Фото: © tatarstan.ru