Чавушоглу Төркиянең Россиягә каршы санкцияләрне хупламаячагын белдерде
Төркия Россиягә каршы санкцияләргә кушылмаячак, дип белдерде Төркиянең Тышкы эшләр министры Мевлют Чавушоглу. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Арадашчы позициядә булуыбызны аңлыйлар һәм моны аңларга кирәк тә. Безнең позиция төгәл: без [санкцияләр кертүгә – Т-и. иск.] кушылмыйбыз һәм моны безнең аша эшләргә мөмкинлек бирмәячәкбез», — диде дипломат, һәм Россиягә каршы кертелгән чикләүләрнең Төркия халкына да кагылуын билгеләп үтте.