McDonald»s Роспатентта өч яңа бренд теркәү өчен гаризалар бирде
«McDonald»s Роспатентка өч яңа брендны теркәү өчен гаризалар тапшырды. Бу хакта «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгы хәбәр итә.
«Это он», «Точно он» һәм «Компас» товар билгеләре 16, 18, 25, 28, 29, 30 43 халыкара классификациянең товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең классы буенча теркәлә. Ул ашлар, сэндвичлар, туңдырма, чәй, кофе, сөтле коктейльләр, бәрәңгедән фри, креветкалар, шулай ук уенчыклар, катыргыдан савытлар, кием-салым, зонтлар һәм рюкзаклар җитештерергә һәм сатарга мөмкинлек бирә. Шулай ук кабымлык биналары, кафе, рестораннар, барлар ачарга мөмкин.
Элегрәк «Мәскәү» McDonald»s төрле вариантлар арасыннан яңа исем сайлавын язган иде. Ул чакта «Только так», «Тот самый», «Весело и вкусно», «Свободная касса» кебек исемнәр турында сүз барды.