Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров татарстанлыларны «туганнарыбыз» дип атады
Татарстан һәм Башкортстан бер-берсен бик яхшы тулыландыра. Шуңа күрә, «төрле ярышлар» булуга карамастан, республикалар Россиянең бер-берсенә иң якын төбәкләре булып кала, дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Бу турыда ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң әйтте.
«Башка төбәкләрдәге хезмәттәшләр үпкәләмәсен, әмма Татарстандагы туганнарыбыздан якынрагы юк. Кайчагында ярышлар оештырсак та, безнең икътисадларыбыз структурасы буенча охшаш һәм безнең республикаларыбыз бер-берсен бик яхшы тулыландыра», - дип китерә төбәк башлыгының сүзләрен Башкортстанның рәсми Телеграм-каналы.
Хәбиров искәрткәнчә, бүген Татарстан һәм Башкортстан Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек турында килешү кысаларында 2024 елга кадәр чаралар планын имзалады.
«Икътисад, фән, мәдәният өлкәләрендә төгәл адымнарны билгеләдек. Уртак файда өчен бергә эшләячәкбез, белем һәм тәҗрибә уртаклашачакбыз. Алга!» — диде ул.