Рөстәм Миңнеханов Лобачевский һәйкәленә чәчәкләр салды һәм Казан галимнәре белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Арча зиратында Николай Лобачевский һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге чара бөек галимнең 230 еллыгына багышланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов математик, Казан университеты ректорларының берсе булган Лобачевскийны искә алырга дип Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән җыелган галимнәр белән дә аралашты. Чарада Лобачевскийның оныктан туган оныгы да катнашты.
Татарстан җитәкчесе белән бергә әлеге чарада Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Ленар Сафин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгын җитәкчелеге катнашты.