Мобилизацияләнгәннәрнең балалары «Батыр» картасы белән шугалакка бушлай йөри алачак
Иртәгә «Ак Барс Арена» стадионы янында ачык һавада шугалак ачыла. Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары «Батыр» картасы буенча шугалакка бушлай йөри алачак. Шугалакка керү алар өчен бушлай булачак, ләкин үз тимераяклары белән.
Ачык һавадагы махсус технология буенча эшләнгән шугалак теләсә нинди һава шартларында эшләячәк, дип билгеләп үтә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Шугалак эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Тимераяклар 21.00 сәгатькә кадәр бирелә.
Ял көннәрендә шугалакка 10.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр килергә мөмкин. Бу көннәрдә тимераяк прокаты 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Өлкәннәр өчен прокат сәгатенә 200 сум, 14 яшькә кадәрге балалар өчен сәгатенә 150 сум каралган.
Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнгәннәрнең балалары өчен ташламаларны раслый торган «Батыр» пластик карталарын бирү октябрьдә башланды. Пластик картаны алу өчен ата-аналарга прописка урыны буенча район администрациясенә паспорт һәм бала туу турындагы таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның буенча шулай ук җәмәгать транспортында йөрергә һәм мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай тукланырга мөмкин.