Миңнеханов 12 кешегә «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» исемен бирде
Республиканың 12 кешесенә «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исеме бирелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы карарны имзалады.
Әлеге исем аларга «республикада физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеш, күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен» бирелде.
Аерым алганда, мактаулы исем «Идел» олимпия резервы спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесенең спорт юнәлешендәге структура бүлекчәсе җитәкчесе Наилә Борисовага, «Ракета» спорт мәктәбе тренеры Илһам Волковка, Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексының тренер-укытучысы Илнар Гәрәевкә, «Дельта» спорт мәктәбе тренеры Эльвира Гарнышевага, Саба районының «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Илдар Ермолаевка, Спас районының «Олимп» спорт мәктәбе директоры Илнур Сәгыйровка, Зеленов исемендәге «Шинник» спорт комплексының тренер-укытучысы Елена Сәйфиевага бирелде.
Шулай ук ТР Спорт министрлыгының физкультура-спорт эшләре һәм проектларны тормышка ашыру буенча әйдәп баручы киңәшчесе Елена Фролова, «Дельта» йөзү буенча олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Светлана Чепик, Васильево шәһәр тибындагы бистәнең 2нче спорт мәктәбе тренеры Рәлиф Шәрәфиев, Саба районының «Олимп» спорт мәктәбенең самбо буенча тренеры Марат Шәрифҗанов һәм «Хезмәт резервлары» спорт-сәламәтләндерү комплексы баш инженеры Аркадий Шленов мактаулы исемгә лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» исеме физкультура хәрәкәтен оештыручыларга, спортчыларга, тренерларга, фәнни, педагогик һәм башка хезмәткәрләргә физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, квалификацияле белгечләр әзерләүдәге уңышлары өчен бирелә. Әлеге исемгә республикада физик культура һәм спорт өлкәсендә кимендә ун ел эшләүче лаек була.