Тукай районында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мототерапия чарасы була
10 декабрьдә Тукай районы авыл җирлекләрендә гомер итүче мөмкинлекләре чикләнгән балаларны «Наиком Арена» авто-мото узышлар стадионы үзенә кунакка чакыра.
«Якты юл» газетасы хәбәр иткәнчә, биредә инвалид балалар өчен мототерапия дигән чара оештырыла. Спорт уеннары, ярышлар чара программасына керелгән. Балаларга күңелле булачак, дип ышандыра оештыручылар.