Юдино бистәсендәге шәхси йортта бер бала сөрем газы белән агуланган
Юдино бистәсенең Гаванская урамындагы шәхси йортта 14 яшьлек бала сөрем газы белән агуланган. Бу турыда 9 декабрь иртәсендә хәбәр килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Яшүсмернең агулану дәрәҗәсе җиңелчә дип бәяләнә. Хастаханәгә алып китәргә кирәк булмаган.
Әлеге хәлнең сәбәбе ачыклана. Татарстан прокуратурасы тикшерү оештырган.
«Күзәтчелек ведомствосы профильле ведомстволар белгечләре белән берлектә йорт эчендә газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк», – дип аңлатты республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.