Татарстанда тәүлек эчендә тагын 90 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда тагын 90 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. Тәүлеклек үсеш икенче көн рәттән арта бара. Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары шуны күрсәтә.
Шулай итеп, 4 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр көн саен ачыкланган очраклар саны әкренләп кимегән һәм йогышны йоктыру очраклары 80 очракка җиткән. 8 декабрьдә күрсәткечләр кабат арткан – кичә 85 кешедә Сovid-19 табылган.
Соңгы тәүлектә 31 кешене хастаханәгә салганнар, Татарстанның 84 кеше сәламәтләнгән. Пандемия башланганнан бирле республикада 191,256 очрак теркәлгән.