Быелгы «Татар җыры» фестивале төрле темаларга багышланган бүлекләрдән торачак
17 декабрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге зур концертлар залында узачак «Татар җыры — 2022» фестивале төрле темаларга багышланган бүлекләрдән торачак.
«Быелгы «Татар җыры» аерым бүлекләрдән торачак. Мәсәлән, «ана теле», «туган туфрак», «мәхәббәт» дигән бүлекләр бар. Һәрберсенә аерым җырчылар тупланган», - дип сөйләде алып баручы Гөлназ Сәфәрова журналистлар белән очрашуда.
Ул быелгы фестивальнең узган елдагысыннан аермасын әйтте.
«Барысы да икенче төрле була. Узган елгы концертны тулысынча кабатларга дигән максат куйсак та, алай килеп чыкмый, чөнки җырлар, җырчылар, сценарий, режиссура, экраннар башка. Гомумән, икенче төрле шоу, икенче төрле концерт көтә», - дип аңлатты ул журналистлар белән очрашуда.
Алып баручы быелгы концертта да номинацияләрнең булмаячагын әйтте. «Андый ялыктыргыч схемадан киттек. Тамашачыга динамика, тизлек кирәк, ә артистлар бик күп», – ди ул.