Менделеевск районы танк полигонына һәм махсус операция зонасына гуманитар ярдәм озатты
Менделеевск районы махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә һәм хәзерге вакытта танк полигонында өйрәнүләр узучы мобилизацияләнгән якташларына гуманитар ярдәм җыеп озатты. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына район хакимиятеннән хәбәр иттеләр.
Махсус операция зонасындагы һәрбер хәрби хезмәткәргә махсус җыелма тапшырылачак, аңа йоклау капчыгы, плащ, маскировка халаты, термокием, күн итек, берничә төрле оекбаш, сабын, теш пастасы, перчатка, шулай ук азык-төлек продуктлары (токмач, консерва, чәй, каһвә) керә.
Батальоннарга шулай ук җылыту пушкасы, көрәкләр, махсус пленка озатканнар.
Боларның барысы да мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары һәм якыннары көче белән җыелган, район хакимияте 1,2 миллион сум акча бүлеп биргән.
Хәзерге вакытта Казанның танк полигонында өйрәнүләр үтүче егетләргә дә гуманитар ярдәм китергәннәр. Ул плащ, оекбаш, термокием, сөлге, перчатка, канцелярия товарлары, шөреп боргыч, каргаборын кебек беренче чиратта кирәкле товарларны үз эченә ала.
Батальонга исә генератор, бензин пычкысы, мотор мае, балта, көрәкләр җибәргәннәр.
Киләсе атнада шәһәр хасил итүче предприятие ярдәмендә махсус операция зонасындагы хәрбиләргә 1,4 миллион сумга квадрокоптер, тепловизор, монокуляр, төнлә күрсәтә торган приборлар сатып алыначак.