Рөстәм Миңнеханов теннисчы Вероника Кудерметованы бүләкләү турында карар имзалады
Россия Саклану министрлыгының «Армиянең үзәк спорт клубы» федераль автономияле учреждениесенең теннис һәм бадминтон буенча спорт командасы спортчысы һәм инструкторы Вероника Кудерметова «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. Бу карарны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Бүләкне спортчыга югары спорт нәтиҗәләренә ирешүе, физкультура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен тапшырдылар.
Вероника Кудерметова - Россиянең атказанган спорт мастеры. Ул күп тапкырлар халыкара турнирларда югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бер ай элек тарихта WTA йомгаклау турнирында парлы разрядта титул откан җиденче россияле булды (Бельгия спортчысы Элизе Мертенс белән).
Искәртик, элегрәк Миңнеханов Кудерметовларның спорт династиясе белән очрашты һәм берничә буын спортчылар белән горурлануын белдерде.