Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә яңа мөселман җәмгыяте теркәлгән
Свердловск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) мөфтие Абдул-Куддусс Ашарин Түбән Тагил шәһәре башлыгы Владислав Пинаев белән очрашты. Анда ул җирле мөселманнарның «Әманәт» дини оешмасы рәисе Рәис Фәрраховны тәкъдим итте. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Абдул-Куддусс Ашарин яңа оешманың максатлары һәм бурычлары, хакимият органнары белән алга таба хезмәттәшлек итү формалары турында сөйләде. Эшлекле очрашуда шәһәрдә рухи-әхлакый, мәгърифәтчелек, патриотлык һәм экстремистлыкка каршы чараларны үткәрү перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу азагында мөфти Түбән Тагил шәһәре башлыгын Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Үзәк мөфтият) «Көмеш ярымай» медале белән бүләкләде, диелә хәбәрдә.