Рөстәм Миңнеханов Россия илкүләм медицина университеты студентларын Татарстанга чакырды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Н.И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетында булды. Ул югары уку йортының фәнни бүлекләрен карады, шулай ук Татарстаннан Россиянең әйдәп баручы медицина университетларының берсенә укырга килгән студентлар белән аралашты.
Университетта булдырылган молекуляр технологияләр бүлеге аутоиммун авыруларны дәвалау өчен күзәнәкләрне тикшерү һәм изоляцияләү белән шөгыльләнә. ТР Президентына, аерым алганда, Бехтерев авыруын дәвалау өчен күзәнәкләр белән эшләүне күрсәттеләр.
Аннары Рөстәм Миңнеханов регенерация медицинасы бүлегенең эше белән танышты.
Шунда ук Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан килгән студентлар белән очрашты. Ул республикада булган алдынгы медицина учреждениеләре, шулай ук республикада яшь белгечләр өчен булдырыла торган шартлар турында сөйләде.
Университетта барлыгы 10 меңнән артык студент, 2,5 мең аспирант һәм ординатор белем ала. Алар арасында Татарстан студентлары да бар (121 студент, 20 ординатор), дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.
«Без бина төзи алабыз, заманча җиһазлар сатып ала алабыз, ләкин бу чылбырның иң кыйммәте – кешеләр. Сезгә шундый җитди фәнни үзәктә уку бәхете тиде», – диде Рөстәм Миңнеханов, студентларга мөрәҗәгать итеп. Ул үзенең телеграм-каналында бу турыда да язды. Анда Президент киләчәктә студентлар Татарстанның медицина учреждениеләрендә практика үтә алачагын хәбәр итте – мондый карар укучылар белән очрашуда кабул ителгән.
Бу югары уку йортына 1906 елда нигез салынган. Дөньяда беренчеләрдән булып педиатрия һәм медицина-биология факультетлары булдырыла. Бүген Н.И. Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университеты – илнең иң зур фәнни-мәгариф һәм медицина үзәге, анда 8 факультет, 115 кафедра, 143 клиник база, шулай ук аның 3 клиникасы бар.