Синоптиклар: Татарстанда өч көндә айлык явым-төшем нормасының яртысы явачак
Өч көндә, 17-19 декабрьдә, Татарстанда айлык явым-төшем нормасының яртысына якын күләмдә кар яварга мөмкин. Һава шартларының начараюы Россиянең Европа территориясенә көньяк-көнбатыштан актив циклон чыгу белән бәйле булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шимбә төнендә, 17 декабрьдә, республикада бераз кар көтелә. Көндез һәр җирдә, көньяк-көнбатыш районнардан башлап, җепшек кар явачак. Урыны белән буран булырга мөмкин, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк, көндез урыны белән бозлавык фаразлана. Төнлә һава температурасы -5..-10 градус тәшкил итә (аязганда - 14 градус салкын), көндез -1..-6 градус, дип хәбәр итә синоптиклар.
Якшәмбе, 18 декабрьдә, төбәктә һава торышын циклонның үзәк өлеше билгели. Җепшек кар, бозлы яңгыр фаразлана. Кайбер урыннарда бозлавык, буран булырга, күз күреме начарланырга мөмкин. Көндез җил көньяктан секундына 15-18 метр тизлек белән исәчәк. Юлларда көчле бозлавык, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин. Төнлә -3..-8 градуска кадәр салкынайтачак, ә көндез -2..+3 градуска кадәр җылытачак.
Дүшәмбе, 19 декабрьдә, циклон көнчыгышка китә башлый. Җил юнәлеше төньяк-көнчыгышка үзгәрә һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Татарстанда җепшек кар, төнлә урыны белән яңгыр көтелә. Юлларда бозлавык саклана, буран булырга мөмкин. Һава температурасы -3..-8 градус була.
Бозлы яңгыр электрүткәргечләрдә һәм агачларда боз катуга, шулай ук республика юлларында бозлавык хасил булуга китерергә мөмкин, дип кисәтә метеорологлар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атна азагында Татарстанда бозлы яңгыр, кар һәм көчле бозлавык көтелә. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев бәяләвенчә, төбәктә аномаль җылылыктан соң көчле салкыннар башланачак.