Җырчы Вадим Захаров Түбән Камада керәшеннәрнең беренче чиркәве ачылышында катнашты
Түбән Камада керәшеннәрнең беренче чиркәве эшли башлады. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Чиркәү ачылышына җыелган халык катнашында, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл литургия уздырды. Аңа митрополия башлыгы секретаре иеромонах Алексий (Яцейко), Чистай епархиясеннән протоиерей Андрей Зиньков, Түбән Кама округы благочинные протоиерей Александр Колчерин, Кама аръягы благочинные протоиерей Андрей Дубровин, Алексеевск округы благочинные протоиерей Павел Чурашов, шушы яңа Рождество Христово чиркәве настоятеле иерей Артемий Ямашев һәм башкалар булышты.
Христово чиркәвен ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов һәм шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина да катнашты. Тантанада Казаннан кунаклар — җырчы Вадим Захаров һәм башка артистлар, үзебезнең «Сүрәкә», «Баш Чишмә» ансамбльләре дә чыгыш ясады.
Чиркәү төзелеше өчен янып-көеп йөргән, барысын да оештырган Тамара Алексеевнага, чиркәү төзүдә төп меценат булган Валерий Ивановка барлык керәшеннәр дә рәхмәтле. Валерий Алексеевич район авылларындагы чиркәүләр төзелешенә, ремонтлауга күп финанс ярдәме күрсәткән шәхесләрнең берсе.
Сүз уңаеннан, бу көнне Валерий Ивановның әтисе Алексейның туган көне булган. Шул уңайдан, керәшеннәрчә киң күңеллек күрсәтеп, тантанага килгән халыкны, Валерий уха, ботка, гөмбә шашлыгы, кайнар чәй, тәм-том белән сыйлады.
Чиркәү ачылышына җыелган халык рәхәтләнеп күңел ачты, концерт номерлары карады.