Илсур Метшин мобилизацияләнүчеләргә тагын ике «Хантер», төнлә күрү приборлары тапшырды
Казан мэры Илсур Метшин хәрбиләргә тагын ике УАЗ «Хантер» машинасы, коллиматорлы 30 төбәү җайланмасы, автоматлар өчен 14 кронштейн, төнлә күрү өчен цифрлы 8 прибор һәм 6 тепловизор тапшырды. Якын көннәрдә машиналар эшелон белән хәрби хәрәкәтләр зонасына китәчәк, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Фото: © Казан мериясе матбугат хезмәте
Кичә Метшин мобилизациягә алынучыларны җыю пунктында – «Казан-Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булды. Анда ул яңа җиһазлар һәм машиналар алып барды. Шәһәр башлыгына разведчик-сапер Илья Цыкунов сөйләгәнчә, мобилизацияләнүчеләр ныгытылган рамлы автомобильләрне сынап караган инде. «Без сораган җиһазларны китерделәр. Ул безнең өчен мөһим: техника булган коралны яхшыртачак һәм хезмәтне җиңеләйтәчәк», – дип белдерде ул.
Хәрби хезмәткәрләр мэрдан элемтәдә тору өчен өстәмә техника да сорады – шәһәр башлыгы аларны, сугыш хәрәкәтләре зонасына озатылганчы, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә вәгъдә итте.
Исегезгә төшерәбез, Метшин моңа кадәр дә махсус хәрби операция зонасына ике «Хантер» машинасы, рацияләр, квадрокоптерлар, планшетлар һәм аккумуляторлар тапшырган иде. «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында үз теләкләре белән хәрби хезмәт үтүчеләргә һәркем ярдәм итә ала, дип искәртә мэрия. Моның өчен исемлектә булган әйберләрне гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсенә алып килергә була, алар көн саен 10.00 – 20.00 сәгатьләрдә кадәр эшли.
Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр Президент Владимир Путин указы буенча үткәрелде. Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен бу вакыт эчендә 300 меңгә якын кеше резервтан чакырылды.