ЮХИДИ машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне начар һава шартларында сак булырга чакыра
Татарстанда 17 декабрьдән 19 декабрьгә кадәр һава торышы сизелерлек начарланыр дип көтелә. Шимбә көнне, 17 декабрьдә, республикада буран фаразлана, төнлә һәм иртән аерым районнарда томан, буран, кар күп яварга мөмкин.
Якшәмбе көнне шулай ук көчле явым-төшем, җепшек кар, бозлы яңгыр, көчле бозлавык көтелә.
Дүшәмбе көнне дә һава торышы уңайсыз булачак. Бозлавык саклана, буран фаразлана.
Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә һава торышының начараюы куркыныч булуын искәртә.
«Машина йөртүчеләргә транспорт чаралары арасындагы ераклыкны арттырырга, тормозга кисәк басмаска кирәк. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына һәм шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика да эшләргә тиеш», – дип искәртәләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.