Грипп, ОРВИ һәм Covid-19 белән авыручылар арту сәбәпле, «КАМАЗ»да битлек режимы кертелгән
«КАМАЗ» предприятиеләрендә 20 декабрьдән битлек режимы кертелә. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Карар республикада катлаулы эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә һәм Роспотребнадзорның грипп, ОРВИ һәм коронавирус авырулары таралуын булдырмауга юнәлдерелгән тәкъдимнәре нигезендә кабул ителде.
Хәзерге вакытта хокукый документлар әзерләнә, дип өстәделәр «Камаз»ның матбугат хезмәтендә.