11 майдан беренче тапкыр евро курсы 72 сумнан, ә доллар 68 сумнан арткан
Мәскәү биржасының валюта сәүдәсендә 11 майдан беренче тапкыр евро курсы 72 сумнан арткан. Бу хакта сәүдә мәгълүматларында хәбәр ителә.
Билгеләп үтелгәнчә, 15.34 сәгатькә Европа валютасы 72,05 сумга кадәр (4,27 процентка) арткан, аннары 15.42 сәгатькә үсеш 4,24 процентка (72,02 сум) кимегән.
Доллар 11 майдан беренче тапкыр 68 сумнан кыйммәтләнде. Шулай итеп, аның курсы 15.48 сәгатькә 5,35 процентка арткан, 68,11 сумга кадәр күтәрелгән. 15:50 сәгатькә Америка валютасының үсеше 5,21 процентка кадәр акрынайды (68,01 сум).