Татарстан авыл хуҗалыгы тармагында айлык уртача хезмәт хакы бер елда 20 процентка арткан
Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагында уртача айлык хезмәт хакы, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ун ай эчендә 20 процентка арткан. Шулай булуга карамастан, тармакта эшче куллар элеккечә җитми, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов.
«Агросәнәгать комплексы тармагы элеккечә үк квалификацияле хезмәткәрләргә ихтыяҗ кичерүен дәвам итә. Әмма лаеклы хезмәт хакыннан башка кадрлар белән тәэмин итү проблемасын хәл итеп булмый. Ун ай эчендә тармакта уртача айлык хезмәт хакы 38 мең 330 сум тәшкил итте», – дип сөйләде ул «Татарстан – яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында.
Мәхмүтов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең хезмәт хакы икътисадта уртача 76 процент дәрәҗәсендә кала. Хезмәт хакы буенча алдынгылар арасында югары технологияле комплекслары булган районнар – Яшел Үзән, Бөгелмә, Тукай районнары бар. Тик аның дәрәҗәсе артта барган Әгерҗе, Балык Бистәсе, Спас, Апас районарга да бәйле, дип аңлатты министр урынбасары.
«Кешеләрне авылда калдыру, аларга яшәү һәм буш вакытны уздыру өчен тиешле шартлар тудыру мөһим», – дип нәтиҗә ясады ул.