Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең гомуми җыелышында чыгыш ясады
Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе рәисе Сергей Лавров рәислегендә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең гомуми җыелышы узды. Бу турыда ТР Дәүләт Киңәшчесенең сайты ТР Президенты Матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе әгъзасы, мәдәниятара диалог буенча ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Җыелыш барышында РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров узган чордагы эш нәтиҗәләре турында нотык белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, Санкт-Петербургта һәм Казанда узган Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форумны билгеләп үтте. «Ул 56 илдән, БДБ, Азия, Африка, Латин Америкасыннан, шул исәптән министрлар дәрәҗәсендә дә делегацияләр җыйды. Әлеге чара искә алынган конвенция кысаларында юбилей елының иң зур һәм иң мәртәбәле вакыйгасы булды», - дип ассызыклады РФ Тышкы эшләр министры.
Минтимер Шәймиев гомуми җыелыштагы чыгышында билгеләп үткәнчә, быел безнең ил өчен җиңел булмады. Ул искә төшергәнчә, 2021 елда Россия Комитет рәисе итеп сайланган иде һәм агымдагы елның июнендә Татарстан Республикасы башкаласында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе узачак.
«Көнбатышның Россиядә сессияне уздырмаска тырышуларына карамастан, декабрь аенда Санкт-Петербургта һәм Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган киң колачлы халыкара форум узды. 60 илдән килгән катнашучылар бу чараны һәм Россия Федерациясенең бөтендөнья байлыгын саклауга керткән өлешен югары бәяләделәр», - диде Минтимер Шәймиев.
Ул форум кысаларында 10 халыкара конференция, алар арасында Санкт-Петербургта «Табигатьтән файдалану һәм бөтендөнья табигый мирасын саклау», мәдәни һәм табигый мирас объектларына идарә итүчеләр конференцияләре, Бөек ефәк юлы буенда – Казанда сәнәгать мирасын һәм мирасны саклау мәсьәләләре турында сөйләде. «Татарстан башкаласында дини мирас һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен традицион конфессияләр вәкилләре дә җыелды», - диде ТР Дәүләт Киңәшчесе .
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, 2012 елда, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 36 нчы сессиясе кысаларында, Комитет сессияләре тарихында беренче тапкыр, Татарстанда Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе уздырылган иде. Соңыннан бу чара ЮНЕСКОның эшенә кабул ителде һәм Комитетның даими сессияләренең аерылгысыз өлешенә әверелде.
Форум кысаларында Казанда яшьләрнең ике чарасы – 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен Бөтендөнья мирасы өлкәсендәге яшь белгечләрнең Халыкара конференциясе, шулай ук мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья мирасы Комитеты моделе үткәрелде.
«Бөтендөнья мирасы Комитеты моделе беренче тапкыр Татарстан Республикасының «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» инновацион күптелле белем бирү комплексы базасында узды, ул халыкара аралашу теле буларак туган телләрне (рус һәм татар) һәм инглиз телләрен өйрәнү нигезендә киң мәдәниятара хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу концепциясендә төзелгән. Бездә шундый алты күп телле мәктәп бар. Без ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенә бик рәхмәтле, быел Казанда «Адымнар» мәктәбе ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәбе статусына лаек булды һәм бу бөтендөнья челтәренең бер өлешенә әверелде.
Узган чаралар балаларыбызның аңына киләчәк буыннарга тапшыру өчен милли мәдәни-тарихи милекне саклауның мөһимлеге фикерен җиткерер дип өметләнәбез», - дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.