Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында булган авариядә бер кеше үлгән
Бүген кич Йошкар-Ола – Яшел Үзән трассасында юл һәлакәте булган. Монда ЗАЗ җиңел машинасы һәм йөк машинасы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтен видеога төшергәннәр.
Алгы утыргычта утырган пассажир авариядә һәлак булган. Моннан тыш, тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды.