Рөстәм Миңнеханов Сергей Шойгуның чакырылыш яшен арттыру турындагы тәкъдимен хуплады
Илдә өлешчә мобилизация үткәрү кайбер проблемаларны ачыкларга һәм үзгәрешләр кертергә кирәген, шул исәптән хәрби комиссариатлар системасына да, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук саклану министры Сергей Шойгуның хәрби хезмәткә чакыру яшен 18 яшьтән 21 яшькә кадәр үзгәртү тәкъдимен хуплады.
«Хәрби комиссариатларның роле, хәрби белгечлекләрне исәпкә алу, әзерлек – бу сораулар күптән өлгерде һәм яңадан төптән каралуны таләп итә. Чөнки болар барысы да башлагач, без «тар урыннарны» күрдек», – диде ул Мәскәү Кремлендә журналистларга. Бу хакта ул Президент Владимир Путин уздыра торган Дәүләт Советының заманча шартларда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча утырышына кадәр әйтте.
Татарстан мобилизациягә алынганнарның, махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә бөтен яктан ярдәм итә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. «Без Лисичанск алдында җаваплы, гуманитар йөкләр җибәрәбез, Лисичанскига гына түгел. Мобилизацияләнгән кешеләрнең, безнең контрактчыларның гаиләләре. Барлык мәсьәләләр дә контрольдә», – диде ул.
Татарстанның оборона заказы бар, һәм республика хакимияте аны үтәү буенча эшли торган предприятиеләргә ярдәм итә, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. «Безнең предприятиеләрдән кирәк булган бар нәрсә дә республикабыздан тулысынча үтәләчәк», – дип белдерде ул.
Искәртеп үтәбез, ТР Президенты Мәскәүдә шулай ук «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты һәм берьюлы өч баланың теләген үтәргә вәгъдә итте.
Кичә Шойгу, Саклану министрлыгының хәрби коллегиясендә чыгыш ясаганда, Россиядә гражданнарны армиягә чакыру яшен 18дән 21 яшькә, ә чиген 30 яшькә кадәр арттырырга кирәк, дип белдерде. Ул үзенең тәкъдимен НАТОның Россия чикләрендә, шул исәптән Швеция һәм Финляндия хисабына «хәрби потенциал» булдырырга омтылуы белән бәйле рәвештә, Россия иминлеген ныгыту кирәклеге белән аңлатты.