Фәрит Мөхәммәтшин: Аерылышу мәсьәләсендә суд эшләре читтән торып башкарыла алмый
Аерылышу мәсьәләләре бары тик көндезге тәртиптә җәмәгать судьялары тарафыннан һәм судка кадәр уздырылган әңгәмәләрдән соң гына хәл ителергә тиеш. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы ата-аналар советы утырышында белдерде.
«Бу мәсьәләләрдә суд эшләрен читтән торып алып барырга ярамый. Без татулаштыру өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга тиеш. Шуңа күрә закон чыгару инициативасы белән федераль үзәккә чыгабыз. Мәсьәләне алга этәрергә тырышачакбыз», – диде парламент җитәкчесе.
Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, 2008 елдан башлап Татарстанда күп балалы гаиләләр саны арта, икенче һәм аннан соңгы балалар туу арта. Моннан тыш, республика Идел буенда корылган гаиләләр саны буенча алда бара. Узган елда аларның саны 27 процентка арткан.
Соңгы ике елда балигъ булмаган балалары булган гаиләләр аерылышу саны кимегән. Идел буе федераль округында мең никахка туры килгән аерылышучылар саны буенча Татарстан иң яхшы һәм иң түбән күрсәткечкә ия, ул 544 кә тигез, булуын искәртте Мөхәммәтшин.
«Ләкин бу сан да безне борчый – гаиләләрнең яртысыннан артыгы сынауларга түзә алмый, һәм гаиләләр таркала», – дип борчылды сәясәтче.
«Билгеле булганча, гаиләне кору җиңел, аны саклавы авыр. Аерылышуларның 80 проценты диярлек суд карары белән рәсмиләштерелүен исәпкә алып, килештерү процедураларын үткәрүгә, медиаторлар эшенә басымны суд мәйданчыгында ясарга кирәк», – дип өстәде Дәүләт Советы Рәисе.