Сахалиннан мобилизацияләнүче татарларны республика флагы биреп озатканнар
Сахалинда мобилизацияләнүчеләрне бүген җыю пунктына озаттылар. Хәрби хезмәткә җыелучылар арасында Сахалинда яшәүче татарлар да бар.
Аларның үтенече буенча ир-егетләргә Татарстан флагын бүләк иттеләр. Алар флаг белән юлга чыгачак һәм махсус операция зонасына китәчәк. Моннан тыш, барлык мобилизацияләнгән кешеләргә бүләкләр тапшырылды. Аларны Сахалинда яшәүчеләр туплаган.
- Сахалинда биш меңгә якын татар яши.