Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» яңа ел хәйрия чарасында катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы чыршыдан ике открытка алды. Казан кызы аквапаркка барырга хыяллана, ә Чаллыдан бер кыз йөзү буенча дәресләр өчен абонемент сораган.
Акция ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы кысаларында узды.