Татарстан Иҗтимагый палата рәисе урынбасары: Без илнең бер йодрык булуын күрсәтергә тиеш
Татарстан һәм Россия тагын да көчлерәк берләшергә һәм илнең бердәм йодрык кебек булуын, федераль үзәк белән бернинди каршылыклар булмавын күрсәтергә тиеш иде. Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров «ТР Президенты» вазифасының «Татарстан Республикасы Рәисе» атамасына үзгәртелүе турында фикерен әйтте.
«Хәзерге сәяси вазгыятьтә без җәмгыятьнең бердәм, федераль үзәк һәм безнең илкүләм лидер тирәсендә берләшүен күрсәтергә тиеш. Мондый карарны кабул итәргә кирәк иде», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кадыйров сүзләренчә, югары вазифаи зат атамасын үзгәртү асылда аның эшендә берни дә үзгәртми.
«Хәзер республиканы кем җитәкләве һәм безнең суверенитетның ничек эшләве мөһимрәк. Татарстан тотрыклы үсеш күрсәтә, икътисади күрсәткечләр лаеклы дәрәҗәдә, инвесторлар акча кертүне дәвам итә. Бу тулысынча ышаныч дигәнне аңлата. Катлаулы геосәяси вазгыятьтә республиканың үсеше шәхеснең һәм республика җитәкчелегенең ролен күрсәтә», - диде Тимур Кадыйров.
Күпмилләтле Татарстан һәрвакыт иң катлаулы мәсьәләләрдә компромисс чишелешләр таба, дип ышана ул.
«Бүгенге карар кирәкле, чөнки республика халкы өчен иҗади башлангыч, тотрыклылык, тыныч күк йөзе мөһим», - дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.