Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә торак йортта урнашкан балалар бакчасында булды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә 44 фатирлы торак йортта булды. Йортта ук балалар бакчасы да урнашкан. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәктәпкәчә учреждениегә йорттан чыкмыйча гына керергә мөмкин. Бу йорттагы фатирлар «ТатНИПИнефть» һәм Әлмәт дәүләт нефть институты белгечләре өчен билгеләнгән. Алар наем шартларында бирелә һәм җиһаз, көнкүреш техникасы, шулай ук беренчел кирәк-ярак белән тәэмин ителә.
55 урынга исәпләнгән балалар бакчасы торак йортның беренче һәм икенче катларында урнашкан. ТР Президентына йокы, чишенү-киенү, уен һәм буфет бүлмәләре, күп функцияле зал, ИЗО-студия, туган телне өйрәнү, педагог-психолог, логопедик һәм өстәмә белем бирү, физиотерапия һәм массаж кабинетлары булган медицина блогы күрсәтелде.
«Уңайлы яшәү өчен шартлар тудырачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов яңа йортка килгәч.