Татарстанда кар, буран һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 25 декабрьдә, Татарстанда начар һава шартлары саклана.
Республикада болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана, ә төнлә секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Татарстанда җепшек кар көтелә, урыны белән күп итеп кар яварга мөмкин. Төнлә һәм көндез кайбер районарда күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарланырга мөмкин.
Моннан тыш, юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар көртләре, «кар боткасы» була.
Татарстанда һава температурасы +1..-4 градус, ә республиканың көнчыгышында -7 градус, Казанда +1...1 градус фаразлана.