Татарстан предприятиеләрендә хезмәткәрләргә витаминнар бирелә башлаган
Менделеевскида «Аммоний» заводында өстәмә профилактика чаралары кертелде. Мондый инициатива Татарстанда грипп һәм сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) белән авыручылар саны арту бәйле. Бу хакта Менделеевск районы администрациясендә хәбәр иттеләр.
Бу идея хезмәтне саклау хезмәтендә пәйда булды, завод җитәкчелеге аны хуплады. Предприятиедә 1,5 мең комплект витамин сатып алганнар. Беренче партия су белән тәэмин итү цехына, аммиак һәм метанол җитештерү цехына тапшырылды.
Витаминнар җыелмасына иммунитетны ныгыта торганнары кертелгән.
«Бу безнең беренче тәҗрибә. Иң гади юлдан барырга булдык. Балачактан һәркемгә таныш «Ревит» һәм үлән чәйләре сайладык. Аларга каршы бик сирәк кешедә генә аллергия була. Мондый профилактика чаралары нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез, һәм шул вакытта без бердәм игелекле традиция акциясен эшләргә тырышачакбыз», - дип сөйләде хезмәтне саклау хезмәте җитәкчесе Анна Никифоркина.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый профилактика чарасы мәҗбүри түгел һәм таләпләрдә язылмаган, бу хезмәтне саклау бүлеге һәм завод җитәкчелеге инициативасы.